news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районы авылларында сайлаулар бәйрәм төсен алды

800 дән артык сайлаучының көндезге сәгать 12 гә 600 дән артыгы инде үз тавышын биргән.

(“Татар-информ”, Зәй, 18 март, “Зәй офыклары”, Клара Ермолаева). Зәй районы авылларында Россия Президентын сайлаулар бәйрәм төсен алды. Иң матур киемнәрен кигән авыл халкы иртүк торып авыл үзәгендәге сайлау участокларына килде. Сәүдә дә һәр авылда оештырылган, ә коймак белән самавыр чәе салаларыбызның йөзен билгели, кунакчыллыгын күрсәтә, дип яза район газетасы.

Зәй районы Югары Мәлем авылы сайлау участогы комиссия рәисе Тәслимә Солтанова әйтүенчә, көндезге сәгать 12гә барлык сайлаучыларның (318 кеше ) 75 проценты сайлаган инде. Әлеге участокта иң өлкән сайлаучылар - мәгариф ветераны Нина Скворцова белән 92 яшьлек тыл ветераны Мөнәвәрә әби Миннебаева. Нина Епифоновна, Зәйдә кызында яшәү сәбәпле, шәһәрдә сайлый. Мөнәвәрә әби, гадәттәгечә, сайлауга иң беренчеләрдән булып килеп сайлады. Ул аны зур бәйрәмдәй көтеп ала. "Ил-көннәр тыныч булсын, халык имин һәм мул яшәсен. Пенсияләр шулай вакытында килеп торсын", - ди Мөнәвәрә әби.

Зәй районы Аксар авылында 800 дән артык сайлаучының көндезге сәгать 12 гә 600 дән артыгы инде үз тавышларын бирде. Калганнарны да актив түгел дип әйтеп булмый, бер өлеше якын-тирә шәһәрләрдә сменалы эштә эшләүчеләр булса, бер өлеше агрофирма терлекчелек комплексларында хезмәт куючылар, диелгән әлеге хәбәрдә.

"Бездә халык үз сүзен әйтми калмый. Һәръяктан булганнар яши җирлегебездә, ил киләчәген кайгырта алар", - дигән җирлек башлыгы Юрий Гыйльманов.

Сармашбаш сайлау участогында да җанлылык. Биредә сайлауга килүчеләрне чәй, коймак белән каршы алалар. Биредә сайлаучылар саны  297 кеше. Аларның 9 ы беренче мәртәбә сайлауларда катнаша, аларга бу көнне истәлекле бүләкләр дә тапшырыла. "Сайлауларда катнашу - һәркемнең гражданлык бурычы, без яшьләр cәяси вакыйгалар, сайлауларга битараф булырга тиеш түгел. Зәй туган төбәгем булса, Россия -минем Ватаным. Мин Россия киләчәген сайлыйм. Ә киләчәккә ныклы адымнар белән керәсе килә", - ди тәүге мәртәбә сайлауда үз тавышын биргән Азат Кашапов.

Сармашбашлылар #Айданавыборы фотомарафонында да актив катнаша. #Айданавыборы марафоны соңгы модельле айфон, планшетлар, велосипед, видеокамералар кебек бүләкләр оту мөмкинлеге бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100