Зәй районы авылларында иҗат фестивале уза
Алдагы чыгыш Поповка белән Сарсаз-Баграж мәдәният йортларында узачак.
(Зәй, 19 ноябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). Зәй районы авылларында "Авыл җырлый" дип аталган иҗат фестивале кызганнан–кыза бара.
6 төрдә чыгышларны берләштергән әлеге чара Бигеш белән Югары Пәнәче мәдәният йортларында узды. Фестиваль авыл халкын берләштерә, бер максат, бер уй белән яндыра.
Алдагы чыгыш Поповка белән Сарсаз-Баграж мәдәният йортларында узачак.