news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районы авылларында “Авылым җырлый” фестивале үткәрелә

Әлеге бәйге Бигеш, Югары Пәнәче мәдәният йортларында да узды.

(Зәй, 26 ноябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәй районы авыллары мәдәният йортларында да жанлылык хөкем сөрә: “Авылым җырлый” фестивале бара. Узган атнада аның беренчесе Югары Мәлем белән Сармашбаш авылларында узды, дип яза җирле басма.

-Фестиваль алты төрдә күмәк җырны колачлый. Аңа нәтиҗә ясаганда башкару осталыгы, күмәк җырлар төре, киемнәргә игътибар ителә, - ди мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршина.

Югары Мәлем халкы - элек-электән җыр- моңга гашыйк, театр уйнауга хирыс. Әлеге фестивальгә дә алар зур җаваплылык тоеп әзерләнгән. Хорда 26 кеше сәхнәгә чыгып җырлады. Алар арасында мәктәп директоры Илназ Насыйров, җирлек башлыгы Фәнзия Николаева, механизаторлар, терлекчеләр, укытучылар һ.б.лар бар. Алар, сәхнә тутырып, “Ай, әле без бик еракта идек”, “Көймә килә” җырларын оста итеп башкарды. Киемнәре исә зәвыклы, күз явын алырлык. “Рамай” ир-егетләр ансамбле башкаруындагы “Без авыл егетләре” җыры кемне генә канатландырмады икән. Балалар һәм “Җиңгәчәй” фольклор ансамбльләре дә үзенчәлекле чыгыш ясады. Җиңгәчәйлеләр “Шәл бәйләдем” җырын сыздырды. Балалар курайчылар ансамбле чыгышы да тамашачыларны җәлеп итәрлек булды. Алар янәшәсенә баян белән чыгып баскан Айрат Солтанов һәм курайда сыздырган Фикърәт Сибгатуллин ансамбльне тулыландырды. Кыскасы, югарымәлемлеләрнең һәр чыгышы хөкемдарлар игътибарын җәлеп итәрлек булды.

Сармашбашлылар да Югары Мәлем үзешчәннәреннән калышмый. Соңгы елларда бу ике авыл ничектер ярышып, бер-берсеннән ак көнләшү белән эшли, “Күрше күршесен белсен” акциясе кысаларында бер-берсенә кунакка йөрешә. Биредә дә ике дистәдән артык күмәк җыр оештырылган иде. Киемнәре дә күршеләренекеннән калышмый, аларга матур итеп шарфлар да өстәгәннәр. “Дулкын” вокаль ансамбле “Гармун алыйк әле, дуслар” җыры белән сөендерде. “Тылсым” балалар ансамбле дә өлкәннәрдән калышмады. “Мизгел” фольклор ансамбле кызлары хәрәкәтләр белән “Сөлге чигәм” җырын аһәңле итеп башкарды. Әлеге авылның гаилә ансамбльләре дә шактый. Шуларның берсе - ирле-хатынлы Кадрия белән Рафаэль Гыйльмановлар хөкемдарларда кызыксыну уятты. Авылның гармунчылар ансамбле дә шактый шомарып килә. Әлеге ансамбль составында “Восток” агрофирмасының “Сармаш” бүлекчәсе җитәкчесе Инсаф Сафин да бар.

-Ике авыл үзешчәннәренең башкару осталыгы һәм киемнәре шәһәр мәдәният йортлары артистларынныкыннан ким түгел. Бәйгегә шулкадәр иҗади якын килеп, җитди итеп әзерләнгәннәр, - ди мәдәният идарәсенең методик бүлеге җитәкчесе Кәүсәрия Кузнецова.

Әлеге бәйге Бигеш, Югары Пәнәче мәдәният йортларында да узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100