news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгына Рәхмәт хаты тапшырдылар

Атлас Галиәхмәтов дүрт дистә елдан артык гомерен Зәй районы авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлаган.

Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгына Рәхмәт хаты тапшырдылар
zainsk-rt.ru/

(Зәй, 11 гыйнвар, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәй хакимиятендә узган аппарат киңәшмәсендә, лаеклы ялга китү сәбәпле, авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Атлас Галиәхмәтовка район башлыгы Рәхмәт хаты тапшырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Аңа бүләкне тантаналы төстә район башлыгы Разиф Кәримов биреп, олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Атлас Галиәхмәтов Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, "Россиядә татлы тамыразык - шикәр җитештерүгә 200 ел тулу уңаеннан", Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алуны лаеклы үткәрүгә өлеш керткән өчен, "Россия Федерациясендә авыл хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәтләре өчен", "Россиянең агросәнәгать комплексы мактаулы хезмәткәре",Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медальләренә лаек.

"Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы атказанган хезмәткәре", Зәй муниципаль районы Почетлы гражданы Атлас Галиәхмәтов дүрт дистә елдан артык гомерен Зәй районы авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлаган, шуның 22 елын район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы вазифасында тырыш хезмәт куйган.

news_right_1
news_right_2
news_bot