news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районы Аксар мәдәният йорты директорына мактаулы исем бирелде

Гүзәлия ханым шәһәр-район мәдәни чараларын оста алып баручы буларак та билгеле.

(Зәй, 3 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Татарстан Республикасы Президенты Указы белән мәдәният өлкәсендәге күпьеллык намуслы хезмәте һәм һөнәри осталыгы өчен Аксар мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатинага “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исмеме бирелде, дип яза җирле басма.

Гүзәлия ханым шәһәр-район мәдәни чараларын оста алып баручы буларак та билгеле. Аңа мактаулы исемне раслаучы диплом Шәһәр көне бәйрәмендә тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100