news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Зәй районы Аксар авылында тыл ветераннарына һәйкәл ачылды
Ул үзара салым акчасы һәм химаячеләр булышлыгы белән тимер-бетоннан эшләнгән, буе өч метрга якын.
Скопировать ссылку
zainsk-rt.ru
(Казан, 11 май, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Бөек Җиңүнең 74 еллыгы Аксар халкы хәтерендә озак сакланыр. Бүген биредә авыл уртасында сугыш елларында зур тырышлык куйган тыл хезмәтчәннәрен чагылдырган һәйкәл ачылды. Бу хакта район басмасы яза.
Ул үзара салым акчасы һәм химаячеләр булышлыгы белән тимер-бетоннан эшләнгән, буе өч метрга якын. Һәйкәлдәге шигырь юллары Фәйрүзә апа Әхмәтованыкы. Аны ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты.
Аксар мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан тыл хезмәтчәннәренең сугыш чорында куйган хезмәтләрен сәхнәләштергән тамаша чарага аерым мәгънә өстәде.
Җирле рәссам, скульптор Фазыл Шиапов Зәйнең Җиңү Булварында тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл ясаган иде инде. Бу юлы ул мондый һәйкәл белән аксарлыларны да сөендерде.
Иген көлтәсе күтәргән ана янәшәсендә авыр чүкеч белән урак ясап азапланган малай сыны киләчәк буынга кадерле ядкарь булачак. Скульптор әлеге композицияне аерым технология буенча тимер-бетон катнашмасыннан ясаган.
Бүгенге көндә Аксар авыл җирлегендә 23 тыл ветераны исәпләнә, шуларның 18е Аксарда яши. Сугышка Аксардан 170 кеше фронтка киткән булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot