news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районы аграрийлары урып-җыю эшләрен республикада беренчеләрдән булып тәмамлады

Бер гектардан уртача уңыш 49, 9 центнер тирәсе, бөртеклеләрдән тулаем җыем 190 мең тонна тәшкил итә.

(Зәй, 20 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәй районы аграрийлары урып-җыю эшләрен республикада беренчеләрдән булып тәмамлады. Биредә дүрт еллык чәчү әйләнешен саклап, 38 мең гектар мәйданда бөртеклеләр һәм кузаклылар җыелды. Бер гектардан уртача уңыш 49, 9 центнер тирәсе, бөртеклеләрдән тулаем җыем 190 мең тонна тәшкил итә. Узган ел исә 145 мең тонна ашлык җыеп алган идек. Агымдагы елда район тарихында беренче мәртәбә көтелгәннән дә күбрәк уңыш җыелды, дип яза җирле басма.

Район агымдагы елда да беренчеләрдән булып зур оешканлык белән язгы чәчү эшләренә кереште. Моның өчен көздән үк 50 мең гектар мәйдан җир ”Хорш” техникалары белән тирән итеп сөрелгән иде. Язын исә басу-кырларга 16 мең гектарда арпа, 8 мең 400 гектарда язгы бодай чәчелде. Көзге бодай кыры исә (алар барлыгы 12 мең гектарга якын иде) иртә яздан очкычлар, сиптергечләр аша фитоспорин, гуми белән тамырдан тукландырылып, гербицид белән эшкәртелде. Иртә яуган яңгырлар да үсентеләр үсәргә алшарт булды. Яхшы шытымлы район басу-кырлары җәен ТР Президенты Рөстәм Миннеханов белән ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов игьтибарын да җәлеп итте.


Район урак эшләренә дә иң беренчеләрдән булып кереште. Урып-җыю чорына да зур әзерлек белән киленде. Бөртеклеләрне вакытында җыйнау зарур, юкса, ул уңышын югалта башлый. Шул рәвешле басуларда 70кә якын комбайн эшләде. Эшне аграрийлар арпа җыйнаудан башлады, көзге бодай да мул уңыш бирде. Давыллы яңгырларда ауган арпа суктыруга читтән өстәмә комбайннар җәлеп итү эш темпын арттырды. Ул чорда басу-кырларны 120гә якын комбайн иңләде. Арпа уңышы гектарыннан уртача 52 центнер тәшкил итте. Көзге бодай исә уңышы белән аеруча сөендерде, “Зәй” агрофирмасы буенча уңыш гектарыннан 65 центнер тирәсе булды. “Шепкә” бүлекчәсе басуында аның уңышы гектарыннан 67-72 центнер , “Алга” бүлекчәсендә исә ул күрсәткеч 72,5 центнерга кадәр җитте. Комбайнчылар югалтуларсыз мул уңышны ничек тә җыеп алырга тырышты: дөресрәге, икмәк җыйнауда комбайнчылар арасында чын мәгънәсендә көрәш барды. Андрей Митрофанов, Рамил Сибгатуллин, Айрат Сафин, Марат Мөхәммәтдинов, Александр Пирогов республика комбайнчылары арасында лидерлык тоталар. Марат Әхмәтов Зәйнең урып-җыю эшләре барышы белән дә танышып китте. Министр соңгы килүендә районның республикада уңыш күрсәткече белән дә, яңа технологияләр куллану һәм эшне җиренә җиткереп эшләү буенча да барлык районнарга үрнәк, дигән бәяләмә биргән иде. Хак бәяләмә бу. Шул рәвешле бөртеклеләр җыйнауны районда “Зәй” агрофирмасы иң беренчеләрдән булып тәмамлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100