news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй район башлыгы белем бирү оешмаларында хәл итәсе проблемалар белән танышты

Күргәннәргә нәтиҗә ясап, Разиф Галиевич объектларның торышы, аларның матди-техник базасының яхшы булуын ассызыклады.

Зәй район башлыгы белем бирү оешмаларында хәл итәсе проблемалар белән танышты
zainsk-rt.ru/news/tema-dnya/rayon-bashlygy-belem-bir-uchrezhdenielrend-buldy

(Зәй, 15 май, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Кичә Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов мәгариф тармагының кайбер учреждениеләрендә булды. Аларда эш куелышы, хәл итәсе проблемалар белән танышты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ул 2нче мәктәптә эш территориясен караудан башлады. Мәктәп җитәкчелеге биләмәдә озак еллар үсеп картайган тупыл агачларын кисү кирәклеген белдерде. Моны яңа уку елы башланганчы хәл итү кирәк. Район башлыгы мәктәп китапханәсендә, ашханәдә булды, хезмәт дәресен карады.

“Шатлык” балалар бакчасы – шәһәрнең күптән түгел файдалануга тапшырылган мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе. Биредә район башлыгын балалар төзек, матур территориядә гимнастика ясап каршы алдылар.

Аннан соң Разиф Кәримов балаларны тукландыру белән кызыксынды, татар теле буенча шөгыль, балалар лабораториясен, музыка залында бакчадан быел чыгучыларның репетиция ясау процессын, өстәмә белем бирү хезмәтләре күрсәтү кысаларында эшләүче инглиз теле түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр чыгышын карады.

Политехник көллияттә район башлыгы остаханәләр эшчәнлеген карады. Ул эретеп-ябыштыручылар, электромонтажчылар, пешекчеләрнең практик дәресләрендә булды, югары көчәнеш астында эшләү үзәгендә уку курслары узучылар белән очрашты. Быел үзәктә ел ахырына 3 меңгә якын кеше курслар узарга тиеш.

Соңыннан район башлыгы студентлар, шулай ук уку узарга килүчеләр яшәүче тулай торакта булды, андагы шартлар белән кызыксынды. Күргәннәргә нәтиҗә ясап, Разиф Галиевич объектларның торышы, аларның матди-техник базасының яхшы булуын ассызыклады. Һәр учреждениедә хәл итәргә кирәкле проблемалар контрольгә алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot