news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй рәссамы районда урнаштыру өчен ике һәйкәл ясаган

Десантчылар хөрмәтенә һәйкәл куелачак.

Зәй рәссамы районда урнаштыру өчен ике һәйкәл ясаган
Зәй офыклары

(Зәй, 1 август, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәйдә туган рәссам, сынчы Фазыл Шиаповны район өчен тагын ике һәйкәл ясаган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Авторның Зәй шәһәре һәм районында унҗиде сыны исәпләнә (шул исәптән Иске Зәй, Аксар, Якты Күл һәм Иске Тәкмәктә), Татарстан шәһәрләре һәм районнарында -15, Африка континентында да аның унлап эше урын алган.

Аның Зәйнең барлык табибларына хөрмәт йөзеннән эшләнгән сыны (уч төбендәге йөрәк һәм ак күгәрчен) күптән түгел генә район үзәк дәваханәсенең балалар поликлиникасы артында урын алды.

2 август – Һава-десант гаскәрләре көнендә, шәһәрдә Фазыл Шиаповның һава-десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләргә багышланган һәйкәле Җиңү бульварыннан ерак булмаган көньяк паркта ачылачак. Зәйдә  150гә якын "десантчы" яши. 

news_right_1
news_right_2
news_bot