news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй предприятие-оешма һәм учреждениеләрендә бердәм мәгълүмат көне үтте

Хезмәт коллективлары игътибарына өч сораудан торган мәгълүмати блок тәкъдим ителде

(Казан, 18 август, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Иң беренче чиратта зәйлеләрне республиканың авыл хуҗалыкларындагы һәм районнарындагы эшләрнең торышы белән таныштырдылар, дип яза “Новый Зай” хәбәрчеләре.
Мәгълүматлар башлыча кышка терлек азыгы әзерләү хакында иде. Зәй районы буенча хәзерге вакытта барлыгы 19,7 мең тонна азык әзерләнгән, бу кирәкле ихтыяҗның 76 процентын тәшкил итә.
Икенче мәгълүмат районда оештырылган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе нәтиҗәләренә бәйле иде. Барлыгы 77 гаиләдә тәрбияләнүче балага мәктәп кирәк-яракларын барлау эшләре алып барыла.
Өченче мәгълүмат янгын куркынычы янаган җирләрдәге гадәттән тыш хәлләр турында иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100