news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй пенсионерлары 1,9% процентка арткан

Россия пенсионерлар оешмиалары арасында өченче урынны алган

 (Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). Зәйдә 2014 елда пенсионерлар саны, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 1,9% процентка (ягъни 304 кешегә) артткан. Зәй районында 15607 пенсионер исәпләнә, шуларның 12956сы - картлык буенча пенсия алучылар.

Хисап җыелышында катнашкан район пенсионерлар берләшмәсе рәисе Мария Боровинских пенсия идарәсе белән тыгыз элемтәдә торуларын әйтте, алар кул эшләреннән күргәзмә әзерләп тә киңәшмәдә катнашучыларны таң калдырды. Пенсионерлар берлеге әгъзалары район-шәһәрдә үтүче чараларда актив булулары белән дә игътибарга лаек. Шуңа да алар үткән ел Россия пенсионерлар берлегенең җирле оешмалары арасында өченче урынны алуга ирешкән, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100