Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй музеена авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар килде
Музейда кунаклар өчен экспозицияләр һәм күргәзмә заллары буйлап экскурсия, “Минем яраткан шәһәрем” флешмобы оештырылды.
(Зәй, 20 август, "Татар-информ", "Зәй офыклары" Клара Ермолаева). Августның матур бер көнендә туган як тарихын өйрәнү бакчасында гадәти булмаган ыгы-зыгы күзәтелде. Биредә балалар һәм өлкәннәр гәпләшә-гәпләшә кое янында истәлеккә фотога төштеләр, каштан агачының энәле җимешләрен тотып карадылар, кояшлы матур көнгә сөенделәр. Бу көнне музейга социаль опека белгечләре белән берлектә уллыкка алынган, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар чакырылды, дип яза җирле басма.
Музейда кунаклар өчен экспозицияләр һәм күргәзмә заллары буйлап экскурсия, “Минем яраткан шәһәрем” флешмобы оештырылды. Балалар музейда акрынлап барысы да үзгәрә баруын, палеонтологның ничек эшләвен, купецка байлыгын санаганда нинди предмет кирәк булуын, граммофонны ничек эшләтергә кирәклеген төшенделәр. Алар өчен гадәти булмаган сюрприз – костюмнарны киеп, фотосессия уздыру мөмкинлеге дә тудырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз