Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй муниципаль районы Советының егерме икенче утырышы булды
Депутатлар 11 мәсьәләне тикшереп, алар буенча карарлар кабул итте
(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Зәй муниципаль районы Советының егерме икенче утырышы булды. Депутатлар 11 мәсьәләне тикшереп, алар буенча тиешле карарлар кабул итте. Утырышны Совет рәисе Татьяна Воропаева алып барды.
Муниципаль районның 2013-2015 нче елларга социаль-икътисади үсеш фаразы депутатлар тикшерүенә чыгарылган төп мәсьәләләрнең берсе иде.
Утырышта берничә муниципаль программаның үтәлеше тикшерелде. Алар – “2009-2012 нче елларда хокук бозуларны кисәтү”, “2011-2012 нче елларда муниципаль районда яшьләр сәясәте” программалары. “2013-2016 нчы елларда районда хокук бозуларны кисәтү” турында комплекслы программа кабул ителде.
Утырышта быелның ун аенда юл-транспорт һәлакәтләре торышы мәсьәләсе дә каралды. Бу очраклы түгел, саннар борчуга сала, фаҗигаләр кимеми.
Депутатлар муниципаль районның 2013, 2014 һәм 2015 нче елларга бюджетын беренче укылышта тикшерде, бюджет проекты буенча ачык тыңлаулар үткәрү һәм бюджет проекты буенча гражданнар сорауларын исәпкә алу тәртибе, муниципаль районда салым, финанс-кредит сәясәтен камилләштерү мәсьәләләре буенча карарлар кабул иттеләр, район Советының элек кабул ителгән кайбер карарларына үзгәрешләр керттеләр.
Утырышта ТР Дәүләт Советының җирле үзидарәләр белән хезмәттәшлек итү бүлеге баш белгече Рафис Абдуллин, ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Фәнис Нуриев, ТР ЮХИДИ идарәсенең контроль-кисәтү бүлеге башлыгы урынбасары Юрий Ставченко, федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11нче районара инспекциясе башлыгы Айдар Бәйрәмов катнашты, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз