Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй муниципаль район беренчелегенә чаңгы ярышлары оештырылды
Ярыш ахырында җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар спорт һәм туризм идарәсе Мактау грамоталары һәм медальләренә ия булды.
(Зәй, 10 апрель, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Узган ялларда Зәй районы Яңа шәһәр урманы буенда чаңгы трассасында муниципаль район беренчелегенә чаңгы ярышлары оештырылды. Ул быелгы чаңгы сезонын ябу ярышлары да булды. Ярыш чаңгы спортын, сәламәт яшәү рәвеше алып баруны популярлаштыру, иң көчле чаңгычыларны ачыклау максатыннан оештырылды, дип яза район газетасы.
Ярышларны ачу тантанасында Татарстан Республикасы чаңгы һәм биатлон федерациясе вице-президенты, Татарстан Республикасы җыелма командасы баш тренеры Эдуард Галиев катнашты. Тантанада «Хезмәткә һәм оборонага әзер бул» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы алтын, көмеш, бронза билгеләре тапшырылды.
Беренчелектә оешма-предприятие, учреждениеләр, авыл җирлекләреннән чаңгы спортын үз итүчеләр, мәктәп укучылары, спорт ветераннары көч сынашты. Гомуми нәтиҗәләр буенча мәктәпләр арасында 4нче мәктәпкә тиңнәр юк. Шәһәребезнең 7нче белән 6нчы мәктәпләре икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Оешма-предприятиеләрдән “ТЕХНО» заводы - җиңүче. “ТатЭК” - II, “Мефро уилз Руссия - Зәй заводы” III урында. Авыл мәктәпләреннән исә Түбән Биш мәктәбе I урында, Чыбыклы - II, Аксар мәктәбе исә III урынны алды.
Ярыш ахырында җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар спорт һәм туризм идарәсе Мактау грамоталары һәм медальләренә ия булды. Чаңгы сезонын ябу ярышларында 21 командада 83 кеше катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз