news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй мәшгульлек үзәге 257 эш урыны тәкъдим итә

Зәй мәшгульлек үзәгендә быелның 18 маена 179 рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән.

(Зәй, 19 май, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәй мәшгульлек үзәгендә быелның 18 маена 179 рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе – 0,63 процент. 10-16 майда үзәккә эш эзләп 46 кеше мөрәҗәгать иткән, 23 кеше эшкә урнаштырылган, 4 кеше эшсез дип танылган, дип яза район газетасы.

Узган атнада эш бирүчеләр үзәккә 32 вакантлы эш урыны булу турында хәбәр иткән. Алар – хисапчы, баш хисапчы, кассир, смена башлыгы, җылыту системалары инженеры, электромонтер, изолировщик, пешекче, сатып алулар буенча агент, формалаучы, күперле кран машинисты, стропальщик, шәфкать туташы, электр белән эретеп ябыштыручы, сылаучы, менеджер. Үзәктә барлыгы 257 вакантлы эш урыны исәплән.

news_right_1
news_right_2
news_bot