Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй мәктәбенең уку алдынгылары бәйрәмен Чаллы артистлары чыгышлары бизәгән
Бүген мәктәптә өлкән сыйныфлар бәйрәм итәчәк.
(Зәй, 27 декабрь, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”). Татарстанның Зәй шәһәре 7 нче мәктәбендә уку алдынгылары, төрле фән бәйгеләре, спорт, иҗат конкурсларында җиңү яулаган 1-7 нче сыйныф укучылары өчен Чыршы бәйрәме үткәрелде, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” газетасы.
Бәйрәмдә иң-иңнәргә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов Мактау грамоталары тапшырды. Күркәм бәйрәм чарасын район балалар иҗат коллективлары белән бергә Чаллының Артемий Смолянов җитәкчелегендәге “Clide” шоу-проекты артистлары бизәде.
Бүген исә биредә Чыршы бәйрәме өлкән сыйныфлардагы уку алдынгылары өчен уздырылачак, диелә Зәй районы басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз