news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй мәдәният хезмәткәрләре рус халык мәдәнияте турында сөйләште

Аларның чыгышларында халык традицияләрен үстерү темасы, проект эшчәнлеге, аралашу темалары яктыртылды.

 (Зәй, 22 апрель, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәйнең Яңа Спасс авылы җирлегендә район мәдәният хезмәткәрләренең “Рус милләте халыкларының бәйрәм культурасы” дигән темага күчмә утырышы узд, дип яза җирле басма.

Семинарда Яңа Спасс мәдәният йорты мөдире Т.М.Великороднова, балалар иҗат йорты директоры урынбасары Е.В.Шимановская, психолог И.В.Задавиналар чыгыш ясады. Аларның чыгышларында халык традицияләрен үстерү темасы, проект эшчәнлеге, аралашу темалары яктыртылды. Утырышта шулай ук методик бүлек башлыгы К.Х.Кузнецова, район мәдәният йорты директоры И.Т.Мотыгуллиналарның чыгышлары тыңланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100