news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй - Әлмәт юлында "КАМАЗ" машинасына ут капкан

Зыян күрүчеләр турындагы мәгълүмат аныклана.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Бүген 14.17дә диспетчырлык хезмәтләренең бердәм 112 номерына Зәй районындагы юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр алынган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыны Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ачыкланганча, Зәй - Әлмәт юлының 63нче чакрымында "КАМАЗ" машинасына ут капкан.

Зыян күрүчеләр турындагы мәгълүмат аныклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot