news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй кызы билбау көрәше буенча Дөнья кубогын отты

Ольга Романова үз авырлыгында чемпион калды.

Зәй кызы билбау көрәше буенча Дөнья кубогын отты
zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/zy-kyzy-krshtn-dnya-kubogyn-otty

(Зәй, 20 август, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). 16 - 18 августта Латвиянең Каунас шәһәрендә билбау көрәше буенча Дөнья кубогы ярышлары узды. Зәй кызы көрәштә Дөнья кубогын отты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ольга Романова үз авырлыгында чемпион калды. Язын ул Рязань шәһәрендә билбау көрәше буенча Россия Кубогына ярышларда үз авырлыкларында II урын алган иде. Аның тренеры - Равил Салихов.

news_right_1
news_right_2
news_bot