Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй командасы авыл яшьләре өчен туристлар слетында икенче урынны алды
Ярышлар нәтиҗәсе буенча Балтач командасы беренче урынга лаек дип табылды.
(Зәй, 11 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары" Николай Шамионов). Зәй районында авыл яшьләре өчен туристлар слеты үткәрү матур гадәткә әверелде. Көз матур көннәре белән сөендергән мәлдә авыл яшьләре Баграж күле янына слетка җыелды, дип яза җирле басма.
Әлеге чара 2014-2018 еллар өчен кабул ителгән “Авыл яшьләре” республика программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды. Слетта республиканың 11 районыннын 15 команда катнашты. Слет ТР аграр яшьләр берләшмәсенең Зәй бүлеге һәм яшьләр эшләре идарәсе тарафыннан оештырылды. Чараны ачу тантанасында яшьләргә район башлыгы вазифаларын башкаручы Валерий Акатьев һәм аграр яшьләр берләшмәсенең Зәй бүлеге җитәкчесе Диләрә Шувалова мөрәҗәгать итте. Көн дәвамында командалар төрле ярышларда катнаштылар.
Әлбәттә, араларында иң көчлеләре ачыкланды. Ярышлар нәтиҗәсе буенча Балтач командасы беренче урынга лаек дип табылды. Зәй командасы икенче урынга чыкты. Өченче урында - арчалылар
Слет җиңүчеләренә кубоклар, дипломнар тапшырылса, барлык катнашучылар Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларына ия булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз