news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй командасы “Аксар батырлары” призына XXI ачык Республика турнирында җиңде

Химаячеләр булышлыгы белән оештырылган мондый турнирның Зәйдә 21нче мәртәбә оештырылуы.

(Зәй, 27 февраль, “Татар информ”, “Зәй офыклары”, Рәзимә Кашапова). Химаячеләр булышлыгы белән оештырылган мондый турнирның Зәйдә 21нче мәртәбә оештырылуы.

Зәй районы Аксар авылы мәктәбендә милли көрәш буенча “Аксар батырлары” призына XXI ачык Республика турниры үткәрелде. Анда Актаныш, Азнакай, Кукмара, Яр Чаллы, Карабаш, Вятские Поляны һәм Зәйдән тугыз дистәгә якын яшь көрәшче катнашты. Бил алышулар 10 үлчәү авырлыгы буенча алып барылды.

Аксар - заманында атаклы көрәшчеләр үстергән авыл. Әлеге авылның милли көрәш буенча үз чемпионнары шактый. Турнир быел да авылның көрәш ветераннары ярдәме белән оештырыла. Ярышларның гомуми нәтиҗәләре буенча Зәй командасы җиңүче. Актаныш белән Азнакай командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.

news_right_1
news_right_2
news_bot