news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй клубында әтиләр ярышты

Анда аеруча балалар әтиләре өчен горур иде.

 (Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). Зәй районы яшьләр идарәсе каршында эшләп килгән “Яшьлек” клубында “Әтиләр барысын да булдыра” дип аталган кичә уздырылды, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” басмасы.

Балалары, гомумән, гаиләләре белән килгән әтиләр мавыктыргыч бәйгеләрдә үзләренең талантларын, җитезлекләрен һәм тормыштагы төрле хәлдән чыгу үрнәкләре күрсәттеләр. Чыннан да, әтиләр конкурска ныклап әзерләнгән иде. Кичә күңелле, истә калырлык булып узды, анда аеруча балалар шат һәм әтиләре өчен горур иде. Актив катнашкан әтиләр дипломнар белән бүләкләнде, диелә язмада.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot