news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй клубларында актив эшчәнлек алып барыла

Әлеге учреждениеләрдәге түгәрәкләр, секцияләр, студияләр һәм берләшмәләрдә 614 кеше шөгыльләнә.

(Зәй, 25 ноябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов).  2015 елдан яшәү урыны буенча яшүсмерләр клубларының матди базасын ныгыту һәм аларга капиталь ремонт үткәрү программасы эшләп килә. Бу исә әлеге учреждениеләрне саклап калу һәм тагын да үстерүгә юнәлтелгән. Бу турыда җирле басма яза.

Зәйдә әлеге эшнең ничек куелышы турында район башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Лариса Федотова сөйли.

"Бүгенге көндә районда яшьләр сәясәтен тормышка ашыру буенча максатчан эш алып барыла. Бездә 12 балалар-яшүсмерләр клубы, 2 яшьләр үзәге эшли. 2 клуб шәһәрнең торак йортларында урнашкан, 9 клуб һәм яшьләр үзәкләре эшчәнлекне махсус биналарда алып бара. 

2015-2018 елларда әлеге учреждениеләргә капиталь ремонт үткәрү һәм матди базаларын ныгытуга 41,6 миллион сум акча сарыф ителде, шуның 35,3 миллион сумы – республика, 6,2 миллион сумы - җирле бюджеттан. 5 яшүсмерләр клубы һәм ике яшьләр үзәге капиталь ремонтланды.

Әлеге учреждениеләрдәге түгәрәкләр, секцияләр, студияләр һәм берләшмәләрдә 614 кеше шөгыльләнә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100