news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй китапханәсен төзекләндерүгә 19 миллион сум сарыф ителгән

Зәйдә төзекләндерүдән соң Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә ачылды.

(Зәй, 30 декабрь, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Николай Шамионов). Зәйдә төзекләндерүдән соң Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә ачылды. Китапханәне төзекләндерү өчен ТР Министрлар Кабинеты карары белән республика бюджетыннан 18 миллион 732 мең 59 сум акча бүлеп бирелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Районнан чыккан күренекле шәхесләр Рабит Батулла, Хатыйп Миннегулов, Наил Дунаев, Фаяз Хуҗин, Геннадий Максимов һәм Никифор Тукмачев истәлекле вакыйгага зәйлеләр шатлыгын уртаклашырга кайткан. Гомумән, республикабызның мәртәбәле кунаклары фатыйха биреп, китапханәнең һәрвакыт укучылар белән тулы торуын теләделәр.

Агымдагы елның сентябрь аенда гомуми мәйданы 1931 квадрат метр булган Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең эшли башлавына 30 ел булды. Биш ел элек бинаның түбәсе ремонтланып, яңа тәрәзәләр куелган иде.

Быел китапханәнең барлык тузган коммуникацияләре алыштырылды, бүлмәләрендә төзекләндерү эшләре башкарылды, бинаның тышкы ягы бераз үзгәртелде. 

"Бу зур күләмдә ярдәмне алуда район башлыгы Разиф Кәримов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиевнең өлеше зур булды", - диде мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршина.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot