news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй киләсе елга санитар-эпидемиологик хәлне тиешле дәрәҗәдә тотуга 719 мең сум субвенциягә өметләнә

Быел бу максатларга 687 мең сум каралган

 (Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”). Зәй районында агымдагы ел дәвамында санитар-эпидемиологик хәлне тиешле дәрәҗәдә тоту өчен 687 мең сум акча каралган иде, дип хәбәр итә санитар табиблар. Әлеге сумма йогышлы авырулар чыганагы булган урыннарны дезинфекцияләү, урыннарда дератизация ясау, сулыкларны анафилоген эшкәртү, эпидемиягә каршы чаралар, талпаннар кадалудан халыкны саклау өчен парк, урман читләрен, агачлар күп булган урыннарны махсус препаратлар белән эшкәртүгә тотылган. Шуның нәтиҗәсендә, район территориясендә эпидемиологик хәл тотрыклы булды. 2015 елга исә бу максатларга 719 мең сум субвенция бүлү планлаштырыла, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100