news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй керәшеннәре айлыгы концерт белән тәмамланды

Октябрь ае буе Җырчы Җәкәү йортында Зәй керәшеннәре үзләренең культураларын, йолаларын, милли мирасларын күрсәтте.

Зәй керәшеннәре айлыгы концерт белән тәмамланды
Сөмбелә Вәлиәхмәтова

(Казан 30 октябрь, «Татар-информ»). 28 октябрь көнне Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Зәй керәшеннәре айлыгын ябу тантанасы булды. Әлеге чара концерт форматында оештырылган иде. Октябрь ае буе Җырчы Җәкәү йортында Зәй керәшеннәре үзләренең культураларын, йолаларын, милли мирасларын күрсәтте.

Алып баручы Петр Минеев җор теле белән, үз төбәкләреннән чыккан танылган керәшен шәхесләрен, асыл карендәшләребез — Владимир Васильев, Геннадий Максимов, Роберт Андреев, Виталий Агапов, аның уллары Виктор белән Владиславны һәм башкаларны сәхнәгә чакырып торды. Алар үз чиратында, халыкны матур һәм дәртле җырулары белән ял иттерделәр. Бу хакта «Туганайлар» хәбәр итә.

Кичә азагында шушы айлыкны оештыруга зур көч куйганнары өчен Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримовка, Зәй керәшеннәре оешмасы җитәкчесе Александр Чапковка, Петр Минеевка Республика керәшен иҗтимагый оешмасы белән Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Айлык кысаларында Зәй керәшеннәре мәдәни үзәктә җирле фольклор ансамбльләре катнашында концерт куйдылар. Покрау көнне Халыклар дуслыгы йортында туй йоласын сәхнәләштерделәр. Зәй керәшеннәре очрашып, түгәрәк өстәл артында, төбәкләрендә булган борчу-шатлыклары турында фикер алыштылар.

Керәшен үзәгендә музейлары да эшләде, Виталий Агапов белән туры эфир ясадылар, районда иҗат итүче ансамбльләр белән таныштырдылар.

Ноябрь анда Жәкәү йортында Менделеевск керәшеннәре айлыгы башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot