news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй керәшен җәмгыяте идарәсенә яңа җитәкче сайлау мәсьәләсе хәл ителде

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапковны сайлау турында карар кабул ителде.

(Зәй, 19 ноябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәй керәшен җәмгыяте идарәсенең рәисе Иван Яковлев республикадан вакытлыча китү сәбәпле, керәшен җәмгыяте эшчәнлеге нык сүлпәнләнде. Шуңа күрә оешманың яңа җитәкчесен сайлау зарурлыгы туды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Җәмгыятьнең чираттагы утырышы идарә әгъзасы, район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев рәислегендә үтте. 

Көн тәртибендә берничә мәсьәлә тикшерелде. Җәмгыятьнең яңа җитәкчесен сайлау һәм оешманың февраль аенда узачак хисап-сайлау конференциясенә әзерлек утырышта төп мәсьәлә булды.

Киләсе елның февралендә җәмгыятьнең хисап-сайлау конференциясе үтәчәген исәпкә алып, утырышта аңа әзерлек һәм уздыру буенча эшче төркем төзү һәм аның җитәкчесе итеп район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапковны сайлау турында карар кабул ителде.

Утырышта шулай ук “Туганайлар” газетасына язылуны активлаштыру мәсьәләсе дә тикшерелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot