news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй каратэчылары Бөтенроссия турнирында җиңде

Җиңүчеләр ел ахырында Мәскәүдә Халыкара турнирда катнашачак.

(Зәй, 16 октябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). 15 октябрьдә Кама Аланында киокусинкай каратэ буенча Бөтенроссия турниры узды, дип яза җирле басма.

Анда республиканың 450гә якын спортчысы катнашты. Зәй данын исә тренерлар Владимир һәм Алексей Ревиннар кулы астында шөгыльләнүче команда яклады. Аларның яртысы мондый дәрәҗәле турнирда үзләрен тәүге мәртәбә сынады. Ярыш нәтиҗәләре буенча Зәй көрәшчеләре бу ярышта җиңүче һәм призер булды. Җиңүчеләр ел ахырында Мәскәүдә Халыкара турнирда катнашачак.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot