Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй игенчеләре урып-җыю эшләрен тәмамлады
Уңыш бер гектардан уртача - 37 центнер
(Зәй, 31 август, “Татар –информ”, “Зәй офыклары”, Николай Шамионов). Зәй районы игенчеләре Республика көнен урып-җыю эшен тулысынча тәмамлап каршылады. Барлыгы 35200 гектар мәйданнан бөртекле культуралар җыеп алынды. Уңыш бер гектардан уртача 37 центнер тәшкил иткән.
2018 ел урагының ничек узуы, үсемлекчелектә ирешелгәннәр турында район башлыгы Разиф Кәримов сөйли.
-Без быел да республикада беренчеләрдән булып урып-җыю эшләрен башладык. Башта бераз куркыбрак калган идек, чөнки комбайннарга йөкләнеш бик зур иде – бер комбайнга 800 гектардан артык.Үзебезнең 50гә якын комбайныбыз бар иде, ярдәмгә “Агрокөч” холдингыннан комбайннар килеп торды. Басуларда көн саен 60-70 комбайн иген суктырды. Яңгырлар аз булу уңышка тискәре йогынты ясады, билгеле. Шуңа карамастан, без уракны гектарыннан уртача 37 центнер уңыш белән тәмамладык. Бу - республикада иң яхшы күрсәткеч. Ашлыкны үзебезнең икмәк кабул итү предприятиесенә, яңа элеваторга, Акташ, Актаныш һәм Чаллы элеваторларына тапшырдык. Орлыкка дигән бөртекне «Агрокөч»нең Тукай районындагы орлык заводына озаттык. Комбайнчыларыбыз үзләренә җиткерелгән нормаларны үтәп бардылар. Берничә комбайнчыбыз суктырылган уңыш буенча республикада беренче унлыкка керделәр.
Без узган ел шикәр заводына эшкәртү өчен 1 миллион 556 мең тонна татлы тамыр тапшырган идек. Завод эшләп чыгарган продукцияне сату буенча бераз кыенлыклар кичерде. Шуңа күрә холдингның директорлар советы шикәр чөгендере мәйданнарын киметүне карар итте. Узган атнада шикәр чөгендере алуны башладык. Зәй районы басуларында 12 чөгендер алу комбайны эшли. Кирәкле күләмдә чимал җыелганнан соң шикәр заводы эшкә җигелде – шикәр кайнату сезонын башлады. Предприятие сезонга яхшы әзерлек белән керде, ул белгечләр, эшчеләр белән тулысынча тәэмин ителгән. Әлеге уңайдан безнең инвестор Илшат Фәрдиев, холдинг компаниясенең генераль директоры Светлана Барсуковага зур рәхмәт әйтәсем килә. Шикәр чөгендере алу график нигезендә барачак. Әйтик, иң зур мәйдандагы чөгендер басулары булган “Восток” агрофирмасында көнгә -1100, “Зәй”гә- 600, “Зәй шикәре” агрофирмасында 700 тонна татлы тамыр алу каралган. 10 сентябрьгә кадәр шушы режимда эшләячәкбез, аннан соң эш тәүлек буе оештырылачак. План нигезендә без шикәр чөгендере алуны 17 октябрьгә тәмамларга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз