Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй игенчеләре Рәхмәт хаты алды
Зәй муниципаль районы игенчеләре 35 мең гектар мәйданда бөртекле культураларны җыюны уңышлы төгәлләде.
(Зәй, 4 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары" , Энҗе Әгъләмова). Зәй игенчеләре урып-җыюны төгәлләү уңаеннан Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовтан тәбрикләү алды. Рәхмәт хаты бу көннәрдә район башлыгы Разиф Кәримов исеменә килде, дип яза җирле басма.
“ Хөрмәтле Разиф Галиевич!
Зәй муниципаль районы игенчеләре 35 мең гектар мәйданда бөртекле культураларны җыюны уңышлы төгәлләде. Барлыгы 130 мең тонна ашлык алынды, бер гектапрдан уртача уңыш 37 центнерны тәшкил итте, бу республикада иң зур күрсәткеч. Зәйлеләр икмәк кабул итү предприятиеләренә 95 мең тонна ашлык озатты, шуның 50 мең тоннасы бодай. Моның өстенә 2019 ел уңышы өчен дә ныклы нигез салынды: 18 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчелде, 28 мең гектар җир сөрелде.
Болар барысы да авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең тырыш хезмәт, үз эшләрен белеп башкару, үз вакытында агротехник чараларны үткәрү, заманча технологияләрне кулланылышка кертү нәтиҗәсе. Зәйлеләр Сезнең уңышлар республиканың башка районнары анграрийларына үрнәк булып тора.
Хөрмәтле Разиф Галиевич, кадерле Зәй районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре!
Татарстан Республикасын азык-төлек куркынычсызлыгы белән тәэмин итү юнәлешендәге нәтиҗәле эшегез, агросәнәгать комплексы үсеше өчен керткән өлешегез өчен зур рәхмәтләребезне кабул итеп алыгыз, олы хезмәт уңышларыгыз белән чын күңелдән тәбриклим Сезне. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, яңа хезмәт уңышлары телим!", - диелгән коталуда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз