news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй хуҗалыкларында "Комбайннар парады" уздырдылар

Уракта иң күп ашлык суктырган комбайнчыларга акчалата бүләк тапшырылачак.

Зәй хуҗалыкларында "Комбайннар парады" уздырдылар
zainsk-rt.ru/news/tema-dnya/zylelr-tizdn-urakka-tsh

(Зәй, 12 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәй районында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Россельхознадзор”, "Агрокөч" АҖ һәм башка структуралар белгечләре катнашында "Комбайннар парады" узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Аның беренчесе “Зәй шикәре“ агрофирмасының “Сәвәләй” бүлекчәсендә үтте. Әлеге мөһим чарада район башлыгы Разиф Кәримов катнашты.

Быел Зәй районы буенча 40 мең гектарда чәчелгән бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора, шуның 1620 гектары - көзге культуралар, 24 мең гектары - сабан ашлыгы.

-Район басуларында 61 комбайн эшләр дип көтелә. Бер комбайнга уртача 700 гектарда игеннәрне суктырырга кирәк булачак. Әлбәттә, йөкләнеш зур. Әмма инвестор өстәмә техника белән тәэмин итәчәгенә ышандыра. Быел инвестор 23 яңа комбайн сатып алды.”Торум-750”комбайннарының җидесе бүген менә монда әзерлек сызыгында тора, - диде район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

Комиссия тарафыннан һәр комбайн ныклы тикшерү үтте, һәр бөртекне югалтмауга аерым игътибар ителә.

Механизаторларга урып-җыю чорында хезмәткә түләү шартлары аңлатылды. Уракта иң күп ашлык суктырган комбайнчыларга акчалата бүләк тапшырылачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100