Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй хуҗалыклары кыр эшләренә әзер
Агрофирмада 2209 гектарда язгы бодай , 3136 гектарда арпа, 2739 гектарда чөгендер игәргә планлаштырыла.
(Зәй, 12 апрель, “Татар-информ”, "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәй районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләрендә катнашачак барлык техникалар әзерлек сызыгына куелды. Бу эш хуҗалыклар остаханәләрендә узган көз башланып, агымдагы елның апреленә кадәр дәвам итте, дип яза җирле басма.
Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, "Агрокөч-Төркем" ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов, "Агрокөч" АҖ холдингы генераль директоры урынбасары Владимир Егоров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчелеге һәм белгечләре катнашында техникаларның барлык системалары – тормоздан башлап идарә итү механизмнары, сигнал бирү төзеклеге тикшерелде, машина-трактор паркы, хезмәтне саклау һәм орлыклык материал һ.б.лар торышы каралды. Аңа кадәр авыл хуҗалыгы идарәсенең район инженерлар хезмәте бу атнада ике-өч көн агрофирмалар бүлекчәләрендә Разиф Кәримов,“Агрокөч” АҖ һәм “Агрокөч-Төркем” ЯАҖ җитәкчеләре, белгечләре, район инженерлар хезмәте белән берлектә авыл хуҗалыгы техникасы әзерлеген тикшергән иде. Техникага мондый контроль мөһим, аларның кыр эшләрендә өзлексез эшләве генә түгел, ә кайчакта техник торыштан тракторчы һәм юлда булучылар гомере дә бәйле. Комиссия хуҗалык, авыл җитәкчеләре, механизаторлар белән очрашып, аларның киңәш-гозерләрен тыңлый, хезмәтләрен стимуллаштыру, кызыксындыру буенча фикерләре белән дә уртаклаша.
"Зәй шикәре" агрофирмасы җитәкчелеге әйтүенчә, язгы кыр эшләрендә төрле маркадагы 77 трактор, 15 заманча куәтле техника, 4 куәтле чәчү комплексы, 2 куәтле чөгендер чәчү, 5 чәчкеч, 6 тукландыру агрегаты эшләячәк. Хуҗалык агымдагы елда да бөртеклеләр, азык культуралары, чөгендердән узган елгы уңышны алырга исәп тота.
Агрофирмада 2209 гектарда язгы бодай , 3136 гектарда арпа, 2739 гектарда чөгендер игәргә планлаштырыла. Биредә көзге бодай 3265 гектар мәйдан били, ул яхшы кышлаган.
Агрофирма механизаторларын районда өлге итеп алырлык, алар ремонт барышында запас частьләргә тоткарлык булмавын, бу уңайдан эшнең яхшы оештырылуын әйттеләр.
Разиф Кәримов, механизаторлар алдында хисап тотып, район буенча тупланган орлыклык, ягулык-майлау материаллары, ашлама, яңа техникалар белән тәэмин ителеш, көзге культураларны тукландыру буенча мәгълүмат бирде, стимуллаштыру максатыннан кызыксындыру чараларын бәян итте. Чәчү эшләрен берюлы алып барып, бу чорда бердәм эшләү, кыскасы, узган елгы уңыш күрсәткечләрен быел да кабатлау кирәклеген ассызыклады.
-Язгы кыр эшләренә, елдагыча, район техника, машина-трактор парклары ныклы әзерлекле. Быел да зәйлеләр мөһим кампанияне бик яхшы әзерләнеп каршылый. Шуңа күрә хуҗалыкларда җитештерүчәнлек тә яхшы, эшнең нәтиҗәсе дә бар. Аннан машина-трактор паркларының яңа заманча куәтле техникалар белән тәэмин ителеше куандыра. Гомумән, быел әлеге уңайдан артта барган Алабуга, Менделеевский районнарында да әзерлек яхшырды, - диде Тәлгать Галимҗанович.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз