Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй халкы актив төстә сайлауларда катнаша
Сайлау участоклары ачылганны көтеп торып, беренчеләрдән булып тавыш бирергә теләүчеләр шактый.
(Зәй, 18 март, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Николай Шамионов). Бүген, 18 мартта, Россия Президентын сайлаулар көнендә, иртәнге сәгать 8 дә Зәй шәһәре һәм районында 64 сайлау участогы үз ишекләрен ачты. Иртә булуга карамастан, сайлау участогына кешеләр бер-бер артлы агыла тора. Аларның һәммәсе бәйрәмчә, матур киенеп, ясанып килгән. Зәй районы сайлау участокларында аеруча активлар хәтта участок ачылганны көтеп торып, беренчеләрдән булып үз тавышларын бирделәр, дип әйтелгән хәбәр итә район газетасы.
"Беренче сайлаучыларны һәр сайлау участогы дәртле музыка белән каршы алды. Тавыш бирү кичке сигезгә кадәр дәвам итә, көн дәвамында участокларда әнә шулай музыка тавышы агылып торачак, сәүдә нокталары эшли. Гомумән, сайлау участокларында тавыш бирү өчен, бөтен уңайлыклар тудырылган, сайлауны югары дәрәҗәдә оешкан төстә үткәрүгә җитди әзерлек күрелде. Зәй районында барлыгы 41633 сайлаучы теркәлгән. Шуларның 739ы беренче мәртәбә сайлауларда катнашучылар. Быел Зәй шәһәрендәге 6 сайлау участогында электрон рәвештә тавыш бирү үткәрелә", дип хәбәр итәләр Зәйдән.
Иске Зәй бистәсендә яшәүчеләр арасында беренче сайлаучылар аеруча күп булган. Комиссия әгъзаларына беренче минутлардан ук кызу эш башланган. Актив ветеран Семен Гудошников, татар гимназиясенәдәге 1436нчы сайлау участогына иң беренче булып аяк баскан. "Мин сайлауларга бик җитди карыйм. Һәрвакыт беренче сайлаучылар рәтендәмен. Ил Президентын сайлауга да ашыгып килдем", - дип әйткән Семен Михайлович.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз