Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй ГРЭСы үзгәрешләр алдында
2018 ел станциядә үзгәртеп коруларга әзерлек чоры булачак дип ниятләнелә.
(Казан, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шаминов). Зәй ГРЭСы үзгәрешләр алдында, дип яза җирле басма.
Каты көндәшлек һәм елдан-ел җитештерү күләмнәренең кимүенә карамастан,Зәй ГРЭСы республикада электр энергиясен төп җитештерүче булып кала бирә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына Юлламасында энергетика өлкәсен өстенлекле юнәлеш итеп Зәй ГРЭСын модернизацияләү бурычын куйды. Бүгенге көндә моның өчен инвесторлар һәм оптималь инвестиция карарлары сайлау бара. 2018 ел станциядә үзгәртеп коруларга әзерлек чоры булачак дип уйланыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз