Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй “Энергетик” мәдәният сарае спорт залына шахмат сөючеләр җыелды
Бүген районда районда шахмат уенына өйрәтүче тренерлар җитми
(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Зәй “Энергетик” мәдәният сарае спорт залына шахмат сөючеләр җыелды. Шәһәрдә беренче тапкыр бу спорт төрен үз итүчеләр арасында шушындый зур күләмдә ярышлар узды, дип хәбәр итә “Зәй ТВ”.
Чараны ачу танатанасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова катнашты. Ул шахмат уенының нечкәлекләре күп икәнлеген ассызыклады. Монда уйнарга гына түгел, уйларга да кирәк, диде ул. Бу уен шәһәр-районда киң таралмаса да, атна катнашырга теләүчеләрнең күплеге шатландыра.
- Бүген шахмат уенына өйрәтүче тренерлар җитми. Ләкин без бу проблеманы хәл итәргә тырышабыз. Мондый ярышларны күбрәк оештыруны күздә тотабыз. Мәктәпләрдә исә шахмат түгәрәкләре уздыруны кирәк дип табабыз, - диде баш судья Михаил Царегородцев.
Ярышта катнашучыларның яшьләре төрлечә: 5 яшьтән алып чал чәчле абый-апаларга хәтле килде. Өлкән буын вәкилләре тәҗрибәләрен яшьләр белән бүлеште. Ярыш күбрәк дустанә очрашуны хәтерләтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз