Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй егете Россия Президенты белән очрашты
Зәй егете Алексей Соколов бу көннәрдә Россия Федерациясе Президентының тантаналы кабул итүләрендә махсус чакыру буенча катнашты.
(Зәй, 1 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Зәй егете Алексей Соколов бу көннәрдә Россия Федерациясе Президентының тантаналы кабул итүләрендә махсус чакыру буенча катнашты, дип яза район газетасы.
Шәһәрнең 4нче мәктәбендә 8нче сыйныфны тәмамлаган егет Алабугада Суворов хәрби уку йортында белем ала. Ә быел исә ул Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча Казан юридик институтын бик яхшы билгеләренә генә тәмамлады. Киләчәк һөнәрен хокук сагы белән бәйләргә теләгән егет яхшы укуы, хәрби юнәлештә белем алуы сәбәпле, Президент белән очрашуга Татарстаннан бердәнбер вәкил буларак барды.
Алексей - Соколовлар гаиләсендә өлкән бала. Шәһәрдә беренчеләрдән булып такси хезмәтен ачып җибәргән ата-ана малайларын шундый итеп тәрбияләүләре, аңа кечкенәдән тырышлык, максатчанлык орлыкларын үз үрнәкләрендә сала алулары белән чын күңелдән горурланалар.
- Алексей бала вакыттан ук мөстәкыйль булырга омтылды. 4 яшендә инде ул ерак булмаган кибеттән ипи-сөт алып кайтуны бик теләп башкара иде. Без аның мөстәкыйльлеккә омтылуына чик куймадык. 8нче сыйныфны тәмамлагач, чит шәһәргә чыгып китеп, анда үзе генә яшәве дә шуны исбатлый, - дип сөйли әти кеше.
Алексей исә алга таба Татарстан Республикасының җинаятьләрне ачу идарәсендә хезмәт юлын башларга җыена. Инде практика вакытларын әлеге идарәдә үткән егет, Россия Президенты белән очрашудан хезмәт юлын башлавын алгы көнгә зур стимул бирде, дип ассызыклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз