news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Зәй депутатлары үзәк хастаханәдә дәваланучыларга китаплар бүләк итте
Хәзер хастаханәдә матур һәм фәнни әдәбият тупланган китап киштәсе бар.
Скопировать ссылку
(Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова) Татарстанның Зәй шәһәре Үзәк район хастаханәсендә шәһәр Советы депутатлары үзенчәлекле акция үткәреп, авыруларга бүләк ясады.
Шәһәр Советы рәисе урынбасары Елена Недошивина инициативасы белән хастаханәдә ятып дәваланучылар өчен “Китап бүләк ит!” акциясе үтте. Депутатлар күп итеп китаплар алып килеп, дәвалану вакытын җиңелрәк үткәрергә ярдәм итү максатында авыруларның күңелен күрде.
"Биредә матур һәм фәнни әдәбият та, төрле темага китаплар, киңәшләр тупланган басмалар да бар. Дәваланучылар аларны укып, авырулары турында азга гына булса да онытып торырлар, дип уйлыйбыз. Бу чараны алга таба да дәвам итү теләге зур", - ди Елена Недошивина.
Акция барышында хастаханәнең китаплар шкафы тулды, дияргә була. Хастаханә хезмәткәрләре аларны һәр бүлектә ятучы авыруларга таратырга вәгъдә итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot