Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй чаңгычысы Россиякүләм ярышта җиңү яулады
Төмәндә Бөтенроссия чаңгы узышлары дәвам итә.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Татарстан спортчысы, Зәйнең 20 яшьлек чаңгычысы Егор Казаринов Төмәндә уза торган Бөтенроссия ярышларында спринтта икенче урын яулады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
12 декабрьдә старт алган Төмәндәге узышлар 19-20 һәм 21-23 яшьлек чаңгычылар арасында уздырыла. Ярышларның беренче көне Татарстанга медаль китергән иде инде. Ул вакытта 10 чакрым арага классик ысул белән узышуда Анна Морковкина икенче урын яулады.
Кичә чаңгычылар ирекле ысул белән спринтта җитезлектә сынашты. 21-23 яшьлекләр арасында Егор Казаринов икенче булды. Беренче урында – Иван Якимушкин (Төмән), өченчедә Александр Рудаков (Чиләбе).
Бүген ярышларның дүртенче көне. Бөтенроссия ярышлары нәтиҗәсеннән чыгып, дөнья беренчелегендә катнашачак ил җыелмасы составы ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз