news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй басуларында эш тукталмый

Бер үк вакытта горчица чәчелгән пар җирләрен эшкәртү дә дәвам итә.

(Зәй, 8 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Табигать көйсезлегенә карамастан, районда терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Авыл хуҗалыгы идарәсенннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көнгә күпьеллык үләннәр беренче кат тулысынча (8,5 мең гектарда) чабылып, сенаж һәм силоска салынган, дип яза җирле басма.

Сенаж барлыгы 52 мең тонна салынган, 1000 тонна печән ззерләнгән. Сенажның сыйфатына аеруча игътибар бирелә, ул тиешле консервантлар кушып әзерләнә, һәр сенаж базын ябар алдыннан азык лаборатор анализга җибәрелә. Печән әзерләү өчен шартлар начар, билгеле, шулай да хуҗалыкларда һәр кояшлы коры көнне нәтиҗәле файдаланырга тырышалар.

Бер үк вакытта горчица чәчелгән пар җирләрен эшкәртү дә дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100