news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй басулары министрлык вәкилләрен сокландырган

Зәйдә мөгезле эре терлек ите һәм сөт җитештерү нәтиҗәлелеге буенча төбәк семинары узды.

 (Зәй,  24 май, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Рәзимә Кашапова). "Зәй” агрофирмасының “Шепкә” бүлекчәсендә мөгезле эре терлек ите һәм сөт җитештерү нәтиҗәлелеге буенча төбәк семинары Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов һәм министрлык вәкилләре катнашында әлеге хужалык басуларын караудан башланды. Башкала кунакларын район башлыгы Разиф Кәримов озатып йөрде. Министрлык вәкилләре сәфәрне 350 гектар мәйдан биләгән Имәнлебаш авылы каршындагы элиталы “Рушан” сортлы арпа чәчелгән басуны караудан башлады, дип хәбәр итә җирле басма.

“Шепкә” бүлекчәсе хезмәтчәннәре районда беренчеләрдән булып чәчүгә керешкән иде. 19 апрельдә биредә арпа чәчүче игенчеләргә фатиханы район башлыгы Разиф Кәримов, “АгроКөч-Төркем” ЯАҖ генераль директоры урынбасары Ринат Гобәйдуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов биргән иде. Имамнар тарафыннан Коръән аятләре белән җир куенына салынган орлыкларның яхшы шытым, моның белән басу-кырларның мул уңыш бирүе соңгы ике-өч елдагы яңартылган йола-гадәтләр исбатлый. Әнә быел да йола буенча фатиха бирелгән арпа культурасы тигез итеп тишелеп күкрәп үсеп утыра. Узган ел әлеге урында чөгендер игелгән булган. Татлы тамыр уңышы гектарыннан уртача 600 центнер тәшкил иткән иде, җире уңдырышлы, ди агрофирманың баш агрономы Нияз Закирҗанов. Арпа тамырдан гектарына 1, 5 центнер исәбеннән аммиак селитрасы белән тукландырылды. Бу эш хәзер язгы бодай басуларында алып барыла. «Агрокөч-төркем» җитәкчелеге арпа басуларыннан уңыш җыелгач, майлы торма һәм горчица чәчәргә планлаштыра.

Министрлык вәкилләре “Шепкә” басуындагы арпаны алып, аның тамырлануын карадылар. Әлеге культураның 7-8 тамыры бар. Һәр тамыр 5 центнер уңыш бирә дигән сүз. Аннан кунаклар әлеге басудан ерак булмаган чөгендер басуында булдылар. Технология буенча 29 апрельдә игелгән татлы тамыр шулай ук матур итеп тишелеп килә. Чөгендер хәзер гербицид белән чүп үләннәренә каршы эшкәртелә. Дым бар, чөгендер 2,8 – 3 см булып тишелеп чыккан. Кунаклар игътибарыннан әлеге басуга каршы якта игелгән көзге бодай кыры, горчица чәчелгән пар басуы да читтә калмады. Көзге бодай кыры фитоспорин, гуми белән тамырдан тукландырылып, гербицид белән эшкәртелде. Кыскасы, караңгы яшел төстәге куе көзге бодай басуы, горчица чәчелгән пар җире һәркемне җәлеп итәрлек.

Җирне ашлау максатыннан горчица чәчелгән пар җире узган көз тирән итеп сөрелде, язын аңа сидерат чәчелде. Әлеге пар җиренә 40-45 көннән соң кош тизәге кертелеп, аннан соң ул махсус технология буенча эшкәртелеп, аңа көзге культуралар игеләчәк. Сидератлардан соң көзге культураларның торышы яхшы булуына “Шепкә” бүлекчәсенең көзге бодай басуы дәлил. Шул рәвешле район буенча 9600 гектар мәйданда пар җирләренә горчица чәчелә.

-Без кайда җир җитешкән шунда культураларны чәчәргә тырыштык, моны соңрак чәчәрбез дип көтеп тормадык, күрәсез, барлык культуралар бердәм тишелеп, үсеп килә, барлык технология эшләрен башкарырга җитәрлек күләмдә техника, ягулык-майлау материаллар, ашлама һәм гербицид бар, - ди Разиф Кәримов.
Көзге рыжик, люпин, люцерна чәчелгән басуларга да сокланды кунаклар.

-Без “Шепкә” бүлекчәсенең арпа, чөгендер, көзге бодай, пар җирләре, терлек азыгы игелгән басуларда булып, югары культуралы игенчелеккә сокландык. Мин республикада мондый язгы чәчүлек күрмәдем әлегә. Көзге бодай басуында барлык минерал өстәмәләр бар, чөгендер шулай ук югары культуралы игенчелек, тулаем алганда, мондый басуларга куанам. Культуралар яхшы тишелгән, аларның тамырлары ныклы, көннәр җылынуга дәррәү үсеп китәчәкләр. Узган ел да игенчелек буенча Зәй районы нәтиҗәләренә сокланган идек. Хәзер үсемлекләрне саклау эше технология буенча катгый һәм үзвакытында алып барыла. Ә бу киләчәк уңышның төп алшарты, - диде Николай Титов, журналистларга биргән әңгәмәсендә, диелгән район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100