Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй балалары республика, халыкара иҗат мәйданнарын яулый
“Азаль” вокаль- хореография ансамбле Төркиядә узган балалар иҗат фестивалендә беренче урынны алды
(Зәй, 29 апрель, “Татар-информ”, Энҗе Әгъләмова). Зәйдә сәләтле балалардан тупланган иҗат коллективларының күп булуы сөендерә. Аларның кайберләре инде район күләмендә генә түгел, республика, халыкара бәйгеләрдә дә танылу алды. Шундый матур, соклангач төркемнәрнең берсе Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендә, “Энергетик” мәдәният сараенда шөгыльләнүче “Азаль” вокаль- хореография ансамбле. Бу көннәрдә генә алар иҗат уңышларын “Созвездие- Йолдызлык-2013” республика балалар фестиваленең финал өлешендә үз номинацияләрендә җиңү яулап һәм Төркиядә узган балалар иҗат фестивалендә беренче урын алып тагын да баеттылар.
“Созвездие- Йолдызлык-2013” республика балалар фестиваленең финалында алган тәэсирләрдән чыгып та өлгермәгән азальлеләр гала- концерт тәмамлануга Төркиянең Анталия шәһәренә очты. Бирегә алар 19нан 23 апрель көннәрендә XXIV халыкара балалар иҗат фестиваленә, Замира Рысаева җитәкчелегендәге “Сәяр” халыкара фестиваль хәрәкәтеннән чакыру алып килде. Ансамбльдә башлангыч сыйныф укучылары гына туплануына карамастан, балалар юлда аруларын да онытып фестивальнең беренче көненнән үк тамашачыларны да , жюри әгъзаларын да әсир итте. Румыния, Украина, Якутия, Кипр, Кыргызстан, Пакъстаннан килгән иҗат коллективлары арасында Татарстан данын яклаучы “Азаль”төркеме татар халык җырларын, классик җырларны, крәшен халкы җыруларын югары осталыкта башкарулары белән аерылып торды. Гомумән Анталия шәһәренең төрле мәйданнарында чыгыш ясаган һәр милләт баласының җырларын, биюләрен төрек халкы телне аңламасалар да яратып, үз итеп карады.
Төркиядә 23 апрель балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә икән. Әлеге фестиваль дә нәкъ менә шул уңайдан инде 24 ел рәттән уздырыла.
- Балалар безнең тормыш чәчәгебез. Аларның балачагын бәхетле итү, сәләтләрен күрә, таный, күтәрә белү без өлкәннәрдән тора. Бу фестивальне халыкара дәрәҗәдә уздырып без җир шарының төрле почмакларында яшәүче балаларны берләштерү, бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәтү, дустанә мөнәсәбәт урнаштыруны максат итеп куябыз. Киләчәктә дә төрле илләрнең сугышларсыз, дус-тату яшәвенә нигез салу ниятебез.- диде, фестивальнең президенты Мостафа бәй үз чыгышында. Әлеге фикерне фестивальдә катнашучыларны аерым кабул итүләр барышында Анталия өлкәсенең губернаторы Әхмәт бәй һәм өлкәнең милли мәгариф директоры Осман әфәнделәр дә ассызыклады. “Без киләчәк буыннарыбызның бәрелешләрсез, матур иҗат, фән уңышлары белән ярышып яшәвен телибез. Җир йөзенең күркәмлеге дә анда яшәүче халыкларның дус-тату булуына бәйле ”,- диделәр алар.
Чыннан да фестиваль балаларны иҗади яктан бер-берсе белән ярышырга этәрсә, дустанә мөгәлләмә җылы мөнәсәбәт урнаштырды. Мәсәлән, Украинадан килгән “Квиты Украины” хореография ансамбле төркеменең бию элементларын безнең балалар өйрәнсә, крәшен такмакларына җитез хәрәкәтләр ясауны украинлылар отты. Ә төрекләрнең дуслык турындагы җырын һәр фестивальче үз итте.
- Халыкара фестивальләрдә катнашу балаларда башка илләрдә яшәүче яшьтәшләре иҗатын танып белергә ярдәм итә. Үз-үзләренең мөмкинлекләрен тагын да киңрәк ачарга булыша. Без “Азаль” төркеме белән әле халыкара бәйгедә беренче тапкыр катнаштык. Әмма инде балаларга биредә жюри әгъзаларының югары бәя бирүе , миңа да, балаларга да тагын да канатланып иҗат итәргә дәрт өстәде. Алга таба да зур максатлар куеп эшләргә исәбебез-, ди, Әлфия Вәлиуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз