news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй балалары иҗат фестивалендә алдынгы урыннарны алган

Зәйлеләр анда биш номинациядә - “Вокал-соло”, “Хореография”, “Нәфис сүз”, “Гамәли-декоратив сәнгать”, “Рәсем” буенча үзләрен күрсәткән.

Зәй балалары иҗат фестивалендә алдынгы урыннарны алган
zainsk-rt.ru

(Зәй, 28 май, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Зәй шәһәренең 9нчы мәктәбе укучылары бишенче ел рәттән Әлмәт шәһәрендә үтүче “Өметләр җилкәне” төбәк иҗат фестивалендә катнаша. Ул физик мөмкинлеге чикләнгән балаларның иҗади талантларын үстерү максатында хәйрия ярдәме белән оештырыла.

"Әлеге фестивальгә без уку елы башыннан ук әзерләнә башлыйбыз. Педагоглар чыгышлар өчен репертуар әзерли, ә балалар һәр номерны кабатлап, югары дәрәҗәдә чыгыш ясарлык итеп башкарырга тырыша.

Конкурсантлар фестивальне түземсезлек белән көтеп ала, чөнки ул - үз мөмкинлекләреңне күрсәтү дә, башка шәһәрдәге яшьтәшләрең белән ярышу да. Шунысы куанычлы, безнең балалар елдан-ел яхшырак чыгыш ясыйлар", - ди мәктәпнең директор урынбасары Ирина Задавина.

Быел V төбәк фестивале Әлмәт драма театры сәхнәсенә республиканың 6 район балаларын җыйган. Зәйлеләр анда биш номинациядә - “Вокал-соло”, “Хореография”, “Нәфис сүз”, “Гамәли-декоратив сәнгать”, “Рәсем” буенча үзләрен күрсәткән.

Нәтиҗәдә “Карамельки” хореография ансамбле - “Күршеләр” биюе белән, Илдар Гыйлметдинов театр турындагы җыр башкарып, Алмаз Хәйретдинов әкият сөйләп, беренче урыннарны алган. Ә агачтан эшләнгән гамәли-декоратив сәнгать эшләре белән өченче урынны алуга ирешкән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100