Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй авылларында узган җыелышларда 2019 елга бурычлар билгеләделәр
Җыелыш ахырында анда катнашучылар җаваплы затларга үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
(Зәй, 24 гыйнвар, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Мирный, Бөгелде, Нефть базасы һәм Икмәк кабул итү предприятиесе бистәләрендә яшәүчеләр катнашында шәһәр мәдәният йортында (Мирный бистәсе) җыелыш узды. Ул 2018 елгы эшчәнлеккә һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Көн тәртибендә 2018 елда Зәй муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәҗтиҗәләре, 2018 елда шәһәрне төзекләндерү буенча башкарылган эшчәнлек, “Зәй шәһәре торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе” ҖЧШнең узган елгы эшчәнлеге турында сүз барды.
Шулай ук “2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш стратегиясен раслау турында” Татарстан Республикасы Законы кушымтасына үзгәрешләр кертү, цифрлы телевидениегә күчү, газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык чараларын тәэмин итү һәм бистәдә оператив хәл турында мәсьәләләр каралды.
Җыелыш ахырында анда катнашучылар җаваплы затларга үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Җыелышта район башлыгы Разиф Кәримов катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз