news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй авылларында “Обелискны киләчәк буыннар өчен саклыйк” дип аталган чара узды

Әлеге акция һәйкәлләрне төзекләндерү максатында үткәрелә.

(Зәй, 25 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Клара Ермолаева). Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре Иске Зәй бистәсе мәдәният йорты һәм автоклуб хезмәткәрләре белән берлектә Кече авыл көне кысаларында уртак акция уздырды. “Обелискны киләчәк буыннар өчен саклыйк” дип аталган чара белән Кабан-Бастрык һәм Пусташит авылларында булды, дип яза җирле басма.

Әлеге акция һәйкәлләрне төзекләндерү максатында үткәрелә. Авылдагы бердәнбер һәйкәлне саклап калып, аны киләчәк буыннарга тапшыру зарур. Бу үлгәннәр өчен түгел, ә исәннәр өчен кирәк. Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы авыр еллар өлкән буынның йөрәгендә уелып калган, ә менә яшь буынга тарихи үткәнебез турында без җиткерергә бурычлы. Обелискны саклап һәм аның территориясен төзекләндереп, без авылның киләчәген кайгыртабыз, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар онытылырга тиеш түгел. Акция кысаларында “Онытылган бөек сугыш” күчмә күргәзмәсе дә оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100