news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә кереште

Аграрийларга барлыгы 14,3 мең гектарда көзге культураларны, 8,7 мең гектарда күпьеллык үләннәрне тукландырырга кирәк.

Зәй авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә кереште
zainsk-rt.ru

(Зәй, 21 март,"Татар-информ», «Зәй офыклары», Энҗе Әгъләмова). Зәй авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бу атнада республикада беренчеләрдән булып язгы кыр эшләрен башлап җибәрде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кыр эшләре һәр елдагыча көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландырудан башланды.

Аграрийларга барлыгы 14,3 мең гектарда көзге культураларны, 8,7 мең гектарда күпьеллык үләннәрне тукландырырга кирәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot