news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй ансамбльләре Тайландта танылып кайтты

Алар “Лилавади” IV халыкара халык иҗаты фестивалендә уңышлы чыгыш ясады

 (Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге “Мирас” һәм “Ак чәчәкләр” ансамбльләре башкаручылары Тайландтан “Лилавади” IV халыкара халык иҗаты фестиваленнән кайтты. Лиана Черницова, Илсөяр Солтанова, Лилия Таҗетдинова, Анастасия Макарчева халык җырлары, эстрада номинацияләрендә беренче, икенче, өченче дәрәҗә лауреатлар исеменә лаек булды. Ә Анастасия Макарчева исә милли костюм номинациясендә дә катнашып, өченче дәрәҗә лауреат булды, дип район иҗатчыларының шатлыгын уртаклаша “Зәй офыклары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot