Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Зәй" агрофирмасында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыюны төгәлләделәр
Уртача уңыш гектарыннан 56,7 центнер ашлык тәшкил иткән.
(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). Зәй районының "Зәй" агрофирмасында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыюны төгәлләделәр, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
3 сентябрьгә 6420 гектар мәйдандагы җир суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 56,7 центнер ашлык тәшкил иткән.
"Мондый күрсәткечләргә технологияне үтәү, эшне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару аркасында ирешеп була. Әйтик, кайбер кырларда көзге бодай уңышлы гектарында 71,8 центнерга кадәр җитә иде", – дип билгеләп уздылар министрлыкта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз