Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй аграрийлары кыр эшләренә әзер
Хезмәт алдынгылары өчен кызыксындыру чаралары каралган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Зәй, 10 апрель, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәй районы җитештерү комплексларында язгы кыр эшләрендә катнашачак барлык техникалар әзерлек сызыгында. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, “Агрокөч-Логистика”, "Агрокөчсервис" җитәкчелеге, “Агрокөч” АҖ вәкилләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчелеге һәм белгечләре катнашында техникаларның барлык системалары карала.
Эш барышында тормоздан башлап идарә итү механизмнары, сигнал бирү төзеклеге тикшерелә, машина-трактор паркы, хезмәтне саклау һәм орлыклык материал һ.б.лар торышы күздән кичерелә.
Аңа кадәр авыл хуҗалыгы идарәсенең район инженерлар хезмәте җитештерү комплексларында авыл хуҗалыгы техникасы әзерлеген бер кат караган иде инде. Комиссия хуҗалык, авыл җитәкчеләре, механизаторлар белән очрашып, аларның киңәш-гозерләрен тыңлый, хезмәтләрен стимуллаштыру, кызыксындыру буенча фикерләре белән дә уртаклаша.
Разиф Кәримов, механизаторлар алдында хисап тотып, район буенча тупланган орлыклык материал, ашлама, яңа техника белән тәэмин ителеш, көзге культураларны тукландыру буенча мәгълүмат бирде. Хезмәт алдынгылары өчен кызыксындыру чараларын искәртте.
- Район буенча язгы кыр эшләренә 500 механизатор һәм 290 трактор җәлеп ителәчәк, шуларның 54е заманча куәтле техника булачак. Иртә-соңгы культура дигән төшенчә юк, җир ачылуга, чәчүгә керешәчәкбез. Узган ел чәчүнең төп эшләрен 12 көндә тәмамладык, быел да аны шулай бердәм эшләп, кыска срокта сыйфатлы итеп башкару зарур, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз