Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй аграрийлары кыр эшләренә кереште
Кыр эшләренә старт бирелү аксакаллар шурасы әгъзасы Сәгыйт хәзрәт Камаловның азан әйтеп, изге догасы белән башланды.
(Зәй, 11 апрель, "Татар-иинформ", “Зәй офыклары”, Рәзимә Кашапова). Зәй районы аграрийлары язгы кыр эшләрен башлап җибәрде. Көзге культураларны тукландыруга быел да беренчеләрдән булып "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте кереште, дип яза җирле басма.
Кичә биредә эш “Ялта-Зәй”гә якынрак басуда күпьеллыклар тукландырудан башланып китте. Кыр эшләренә старт бирүдә “Агрокөч” АҖ генераль директоры урынбасары Владимир Егоров, район башлыгы Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов, идарә белгечләре, агрофирма һәм бүлекчә җитәкчеләре, агрономнар, әлеге тармак ветераннары катнашты.
Узган ел ширкәтнең көзге культураларын тукландыруга 12 апрельдә керешкән булганнар. Ширкәттә кырга аммиак селитрасын "Барс" үз йөрешле ашлама сибү агрегаты тарата. Агрегатны ашлама белән тәэмин итүдә өзеклек юк. Шунысы игътибарга лаек, быел яз соңга калып килсә дә, басулар ачылып бетеп килә. Православие динендәгеләр Пасха көнне яңгыр явуны яхшыга юрый. Шулай да дым бар чакта чәчәп калу мәгъкульрәк.
Ширкәт идарәчесе Тәлгать Хәбибуллин әйтүенчә, бу сезонда биредә 1023 гектарда - көзге бодай, 783 гектарда күпьеллыклар тукландырылачак. Хуҗалыкның барлыгы 5163 гектар мәйданда чәчүлек җире бар: аның 822 гектарына - чөгендер, 649 гектарына - кукуруз (орлык һәм силоска) чәчеләчәк. Ширкәттә кирәк кадәр ашлама, орлык, ягулык-майлау материаллары тупланган. Язгы кыр эшләренә тракторлар, агрегатлар һ.б.лар әзер, хуҗалыктан бу мөһим кампаниядә барлыгы 18 трактор катнашачак. Болар барысы язгы чәчүне үз вакытында һәм сыйфатлы башкаруга мөмкинлек бирәчәк.
Кыр эшләренә старт бирелү аксакаллар шурасы әгъзасы Сәгыйт хәзрәт Камаловның азан әйтеп, изге догасы белән башланды. Аннан район аграрийлар имам белән бергә ил-көнгә тынычлык, бәла-казаларсыз эшләү, иминлек, нәтиҗәле эшләү, һава торышының уңай килүен теләп, дога кылдылар.
-Орлыклык материал җитәрлек күләмдә, элиталы орлыкка йөз тотабыз. Районда бер гектар чәчүлек мәйданына 110 килограммнан артыграк тәэсир итүче матдә туры килә. Бу күрсәткеч буенча район республикада лидерлар рәтендә. Район басу-кырларына быел исә 40 мең гектарда бөртекле культуралар,10 мең гектарда чөгендер чәчеләчәк, көзге бодай мәйданнары яхшы кышлады, - ди Разиф Кәримов.
Район башлыгы, механизаторларга хәер-фатихасын җиткереп, язгы кыр эшләрен сыйфатлы, үз вакытында тәмамлыйк һәм зур тырышлык куеп, узган елгы күрсәткечләрне кабатлыйк, диде. Агрофирма җитәкчеләре, гомерен җир эшенә багышлаган, Татарстанның атказанган агрономы, "Зәй шикәре" агрофирмасының "Заман" һәм “Зәй” агрофирмасының “Алга” бүлекчәләре агрономнары Мөнәвир Әхмәтҗанов белән Раиф Вәлиевнең дә бу көнне игенчеләргә әйтер сүзләре үтемле булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз