news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

З. Вәлиева: “Татарстанда наркотиклар куллануга каршы максатчан эш алып барыла”

Халыкара наркотик чаралар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан Татарстан халкына ТР Премьер-министр урынбасары – Мәдәният министры Зилә Вәли

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”). Бүген – Халыкара наркотик чаралар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне. Бу уңайдан Татарстан халкына ТР Премьер-министр урынбасары – Мәдәният министры Зилә Вәлиева мөрәҗәгать итте.
“БМОның Генераль Ассамблеясе карары белән, ел саен 26 июньдә Халыкара наркотик чараларны куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу дата 1987 елда дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын наркомания проблемасына җәлеп итү өчен гамәлгә куелган.
Наркобизнес экспансиясенең дәвам итүе дөньяда наркотиклар белән бәйле вәзгыятькә нык йогынты ясый. Соңгы елларда транснациональ җинаятьчел төркемнәр эшчәнлеге активлашу, яңа наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр барлыкка килү белән бәйле рәвештә, хәвеф-хәтәр артты. Наркотиклар кеше сәламәтлегенә начар йогынты ясый, тормышны җимерә. Шуңа күрә бик күп илләрдә халыкара һәм милли дәрәҗәдә бу золымга каршы торуның нәтиҗәле юллары эзләнә. Наркотиклардан азат булган җәмгыять төзү өчен, наркотикларга каршы пропаганда алып баруны камилләштерү, аны тотрыкландыру эшенә актив рәвештә дәүләти булмаган оешмаларны, шулай ук сәяси, мәдәни, дин һәм эшлекле даирә вәкилләрен җәлеп итү кирәк.
Россия Федерациясендә наркотиклар белән бәйле вәзгыятькә Әфганстанда опий җитештерү һәм аны безнең ил территориясендә тарату начар йогынты ясый. Халыкның наркотиклар куллануын киметү максатыннан, наркотиклар белән бәйле куркынычка каршы тору системасын төзү буенча эш алып барыла. Әлеге система үз эченә хокук саклау, контроль, профилактик һәм медицина чараларны ала, халыкара хезмәттәшлекне үстерүне күз алдында тота. Бу елның июнь аенда Россия Федерациясенең наркотикларга каршы дәүләт сәясәте Стратегиясе расланды. Ул 2020 елга кадәр булган өстенлекле эш юнәлешләрен билгели.
Татарстанда наркотиклар куллануга каршы максатчан эш республиканың комплекслы программасы кысаларында алып барыла. Халыкның наркотиклар куллануын кисәтү программасы үсеп килүче буын вәкилләре арасында наркотикларга каршы эш алып баруны, наркотикларга бәйле затларга дәвалау-тернәкләндерүдә ярдәм күрсәтүне, хокук саклау органнарының наркотиклар алып керү һәм аны таратуга чик кую буенча эшчәнлеген көчәйтүне күз алдында тота.

Соңгы елларда яшүсмерләр һәм яшьләр арасында наркотиклар куллану очракларын мөмкин кадәр иртәрәк ачу һәм кисәтү өчен нәтиҗәле чаралар күрелә. Республикада программада каралган чаралар белән беррәттән, халыкның сәламәтлеген саклау, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү, буш вакытны кызыклы һәм файдалы итеп уздыру өчен, инфраструктура төзү буенча планлы эш алып барыла.
Кешегә һәрвакыт сайлап алу мөмкинлеге бирелә. Һәм бүген – Халыкара наркотик чараларны куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көнендә – бөтен илләр наркоманиянең зыянын таныганда безнең һәркайсыбызга үзебез, балаларыбызның киләчәге, республикада сәламәт һәм имин тормыш төзү өчен җаваплылык тоярга кирәк”, - диелә мөрәҗәгатьтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100